Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы отчётларын карасак, парк-скверлардагы мәдәни чараларга халык килү планы 205 процентка үтәлгән. Тамашачы зоопаркка һәм Казан циркына да йөрергә ярата: зоопаркка килүчеләр планы 127 процентка, Казан циркы 134 процентка үтәлгән.
Ә менә безнең кадерле театрларыбыз планы 101 процентка гына үтәлгән, ди.
Дәүләт театр-тамаша учреждениеләре 2022 елда 805 млн сум табыш алган. Бу - уртача 1 сум бюджет акчасына 30 тиен дигән сүз.