«Маңгайга язылган язмышны күрмичә, адәм баласы гүргә керми», «Язмыштан узмыш юк», – дип сөйлиләр, җырларда җырлыйлар. Ә кемнәрдер, киресенчә, язмышны инкяр итеп: «Һәр кеше үз киләчәген үзе төзи. Язмыш ул – үзебез аңлы рәвештә атлап барган юл, тормыш сызыгы гына. Язмышыбызны үзебез язабыз, аның сыйфаты үзебез башкарган эш-гамәлләргә бәйле», – диләр. Шулай икән, нигә кемнәрдер туганнан бирле әти-әнисе кочагында иркәләү-наз тоеп, ә кемнәрдер ятим калып балалар йортларында үсә, нигә кемдер кечкенәдән дәвалап булмаслык авыруларга дучар...