2026 елда Казанда чүп яндыру заводы төзелеп бетмәячәк
2026 елда Казанда чүп яндыру электр станциясе төзелмәячәк, объект консервациядә. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанның Энергия системасының төбәк диспетчерлык идарәсе (РДУ) директоры Андрей Большаков сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Казан янында калдыкларны энергоутилизацияләү буенча елына 550 мең тонна калдык егәрлекле заводны Татарстанда «АГК-2» җәмгыяте тормышка ашыра. Бу завод элеккечә үк Россиянең 2026-2031 елларга электроэнергетика системаларын үстерү программасына һәм схемасына кергән.