Бүген төнлә Липецк, Белгород, Брянск, Орел, Ростов, Курск, Воронеж, Тамбов өлкәләрендә, Краснодар краенда, Адыгеяда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителә, дип яза «Шот» һәм «База» телеграм-каналлары.
Төнге 2.30 тирәсендә Краснодар крае Афипский бистәсенә һөҗүм башлана, 4-5 шартлау ишетелә. Дроннар бәреп төшерелгән. «Лукойл-югнефтепродукт» нефть эшкәртү заводындагы цистернага ут капкан.
Краснодар краендагы Славянск-на Кубани шәһәрендә дрон шәхси йортка төшә, ул тулысынча җимерелгән.