Коми республикасының Инта шәһәре янында Воркута – Новороссийск поездының 9 вагоны рельслардан чыгып ауган. Поездда барлыгы 14 вагон булган, анда 232 пассажир булган.
Ауган поездлардагы кешеләрне тәрәзәләрне ватып алганнар. Барлыгы 70 кеше каза күргән. Күпчелеге башын бәрүгә зарлана. 6 кешенең хәле авыр, алар каты травма алган. Аларны поезддан чыгара алмыйлар – кысылып калганнар. Һәлак булучылар юк.
Юл булмау сәбәпле, поезд ауган урынга табиблар килә алмый икән. Шуңа күрә алар поезд белән килгән.