Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә яшәүче Анна Григорьева банкта кассир булып эшләгән. 2021 елда ул 23 миллион сум акча урлаган. Җинаять кылынганнан соң 4 көн үткәч, банк хезмәткәрләре акча югалуын аңлаганнар. Акча белән бергә Анна да югалган. Ул акылдан язуы һәм аңа янаулары турында берничә хат язып калдырган.
Берничә көннән соң кассир полициягә үзе килгән, ул үз гаебен таныган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кыз элек тә банктан акча үзләштергән, ул чын купюраларны уенчык акчалар белән алмаштырган.