Якын арада 3 губернатор отставкага китәргә мөмкин. Төбәк башлыкларының югары – федераль дәрәҗәгә билгеләнүе, һәм, киресенчә, федераль түрәләрнең губернатор вазифаларына билгеләнүе дә ихтимал. Бу хакта Президент администрациясендәге чыганагына сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.
Быел төбәк башлыгы вазифасында беренче срогы тәмамланган губернаторлар үз урынында калырга мөмкин. Искәрмә – Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер. Аны отставкага җибәрү ихтималы турында РКБ әле 2021 елның декабрендә үк язган булган.