2022 елның 16 июлендә Россия Кораллы Көчләре белән хәрби килешү төзегән Виталий Яканаев турында «Хезмәт даны» газетасы яза.
«Мин – Княгор авылы егете. Шунда туып-үстем, Поч. Кучукта урта мәктәпне тәмамладым. Волгоград өлкәсендәге хәрби частьта армия хезмәте узганнан соң, Чаллы шәһәренә китеп урнаштым, эшләдем, яшәдем. Пар канатым Алсу белән танышып гаилә кордык. Бүгенге көндә Тукай районында торабыз, 3 бала тәрбияләп үстерәбез. Туган авылымда әти-әни яши. Мөмкинлек булганда, алар янына һәрчак кайтырга тырышабыз»...