29 июльдә Волгоград өлкәсендә «Казан – Адлер» поезды тимер юлда кысылып калган «КамАЗ»га бәрелде. Ул вакытта поезда 803 пассажир булган. 9 вагон рельслардан чыгып ауды. Кешеләр киштәләрдән егылып төште, дистәләгән кеше имгәнде. Бу авария турында тулырак мәгълүматны «Московский комсомолец» сайты яза.
Йөк машинасы йөртүчесе 43 яшьлек Асламбек Усматов авариядән соң машина кабинасына кысылып кала, аны коткаручылар чыгара, соңыннан санавиация вертолеты белән Волгоград хастаханәсенә алып китәләр.