Казан-Адлер поездының 6 вагоны Волгоград өлкәсендә рельслардан чыгып ауган, 3 вагон рельслардан чыккан. Котельниково хуторы янында тимер юл кичүендә КАМАЗ йөртүче поезд юлына чыга. Поездга бәрелү һәм тиз туктау сәбәпле, вагоннар ауган.
Поездда 800дән артык кеше булган. Йөздән артык кеше тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше авыр хәлдә.
Мэш язуынча, КАМАЗда йөртүче ир ком ташыган булган. Йөртүче үлгән дип фаразлыйлар, фото-видеоларда аның җимерелеп беткәне күренә. Йөк машинасы Мәскәү компаниясенеке булган.