16 апрельдә иртә белән Приморье краендагы Дальнереченск шәһәрендә 2 фатирлы шәхси йорт яна башлый. Өйдә өлкән яшьтәге хатын-кыз, 22 яшьлек кыз һәм 2 бала була. Янгында өлкәннәр – 1965 һәм 2002 елда туган 2 хатын-кыз үлә, балалар исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Нәни кызны коткаручылар алып чыга, малайны 22 яшьлек кыз тәрәзәдән төртеп чыгара. Ул гаилә дусты була, малайны коткара, тик үзе һәлак була.
Өйдәге кешеләр уянганда, тирә-якта куе төтен була инде. Яшь кыз 7 яшьлек малайны кулына ала...