Тольяттида яшәүче ир, анасы белән бергәләп, элеккеге хатынына һөҗүм иткән. Хатын суд аша кызын үзе янына алган булган. Кайнана киленен көрәк белән кыйнаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Наталья исемле хатын 6 яшьлек кызы Настя белән бергә була алмаган. Атасы баланы 1 ел буена анасына каршы котырта. «Право на счастье» оешмасы бу хатынга кызын кайтарырга ярдәм итешә. Хәзер оешма җитәкчесе куркыныч хәбәрләр җиткерә. Натальяны кыйнаганнар, Настяның атасы – элек бергә яшәгән ире Владимир ...