Түбән Новгород, Мәскәү, Казанда «Локалкитчен» ширкәте җитештергән «Лобио» салатын ашап, ботулизм белән авыручылар бар. Бүген Костромада шушы авырудан үлгән бер егетне җирләделәр.
Ботулизм — нерв системасына зыян китерә торган инфекцион авыру. Ул кешедән кешегә күчми, консервланган ризыклардан йога. Симптомнары – бит нервларына зыян килү, йоклый алмау. Инкубацион чоры 2 сәгатьтән 5 көнгә кадәр.
12 июньдә Тим исемле егет Түбән Новгородка әбисенә кунакка кайта. SHOT язуынча, ул университетта укыган була.