26 августта Красноярск өлкәсенең Уяр районында юл һәлакәтендә 2 кеше үлә. Красноярск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, Р-255 «Себер» трассасында төнлә «Лада» машинасы Канск ягыннан Красноярскига таба бара. Аннары ул каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «Субару» машинасына бәрелә.
Авария урынында «Лада» белән идарә итүче 22 яшьлек егет, «Субару» салонындагы 41 яшьлек пассажир хатын-кыз үлә. «Субару» йөртүчесе һәм тагын 1 пассажиры имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.