Юллар дроннар күзәтүе астында. Киров – Уржум – Нократ Аланы юлында кагыйдә бозган машина йөртүчегә дрон штраф салган.
Кагыйдә бозучыны дрон Киров өлкәсендәге Кумёны бистәсе янында «тоткан». Машина йөртүче алдагы машинаны узу маневрын тиешле урында тәмамларга өлгермәгән. Берничә йөз метрдан соң аны инде Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре «тоткан».
Алар дронга төшерелгән видеоны һәм күктән күзәтеп торучы аппаратның үзен дә күрсәткәннәр. Кагыйдә бозучыга 7500 сум штраф язганнар. Машина...