Буада яшәүче Николай Попов 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә махсус хәрби операциядә катнашырга рөхсәт бирелгәннән соң ук контракт төзегән. Узган елның апрелендә ул махсус хәрби операция зонасына китә.
Николай Попов – отставкадагы хәрби хезмәткәр. Ульяновск танк училищесын тәмамлаган. Ульяновск шәһәрендә прапорщик булып эшләгән. Улы яшендәге егетләр сугышта катнашканда, аның да күңеле тынычлык таба алмый. Бар кирәк-яракларны алдан ук әзерләп куя һәм беренче мөмкинлек чыгуга ук юлга кузгала.