Төркиядә җир тетрәде, әмма галимнәр тагын да көчлерәк афәт фаразлый
23 апрельдә төшке сәгатьләрдә (Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 49 минутта) Истанбулда, Төркия галимнәре күптәннән кисәтә килгән җир тетрәү күзәтелде. Төркиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары (AFAD) идарәсе мәгълүматларына караганда, җир тетрәүнең үзәге Истанбулның Силиври районы тирәсендә, Мәрмәр диңгезендә барлыкка килгән. Сейсмик үзәкнең тирәнлеге 6 км 92 метр булуы әйтелде.
Төркия эчке эшләр министры Али Ерликая сүзләренчә, табигать афәте нәтиҗәсендә шәһәрдә бернинди җимереклекләр дә, үлем-китемнәр дә булмаган.