Бурятиядә югалган бала мәетен 1 тәүлек узгач кер юа торган машина эченнән табып алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
4 яшьлек малай 27 апрельдә Улан-Удэ шәһәрендәге өеннән югала. 28 апрельдә кич белән аның мәетен табалар. Бала гаражда кер юа торган машина эчендә була.
Бала югалуын кич белән абайлап алалар. Полиция аны икенче көнне иртән эзли башлый. Социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында ориентировкалар тараталар. Бала Селенга елгасында батып үлгән, дип тә шикләнәләр.