Галиябану Мәҗитова: «Язмышым әкияттәге кебек, бәлки, кайчандыр китап язармын»
Күптән түгел генә Мәскәүдә эшләп килүче «Мин-син» татар аралашу клубы хуҗабикәсе Галия Мәҗитова белән интервью тәкъдим иткән һәм 15 ел эшләп килүче клубның эшчәнлеге белән таныштырган идек. Бүген Галиянең үзе белән таныштырабыз. Чөнки аның, беренчедән, нәсел тарихы уникаль, икенчедән, язмышы әкияттәгедәй.
«Безнең нәсел тарихы бик кызыклы. Бәлки кайчан да булса бу хакта китап та яза алырмын – минем бит филология белемем бар», дип сөйли башлады ул. Килешәм, чыннан да, китап язарлык тарих.