Зәмирә Рәҗәпова: «Өчесеннән дүртенче гыйнварга чыккан төндә сират күперен кичтек...»
Алып баручы, җырчы Зәмирә Рәҗәповага һава торышы коточкыч начар булган төндә кышкы, бозлавык юллар буйлап Баулыга һәм Уфага барырга туры килгән. Артист юлдагы куркыныч хәлләрне үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә тасвирлый.
Бер тәүлек эчендә кышкы, тайгак, кар каплап бетергән, секундына 25 метр тизлектәге җил һәм буран котырган трасса буйлап 1400 чакрым ара уздык…
Казан – Баулы – Казан – Уфа! Төнге 01:00 дән 06:45 сәгатькә кадәр мин рульдә идем. Баулыга кайтышлый бик тә куркыныч ситуациягә тарыдык.