Зөлфия Шакированың юбилей концерты: «Сезнең бар әйберегез дә бар, бәхетле картлык телим!»
«6 айда туган 1 кило да 200 граммлык бала»
Бәйрәм концертының беренче өлеше Зөлфия Шакированың тормыш юлына багышланган иде. Җырчы тамашачылар белән бергәләп яшьлек еллары буйлап атлады.
Сез мине кирәк вакытта күккә чөйдегез, кирәк вакытта җиргә дә төшерә белдегез, җырчы тамашачысы булганда гына яши ала – дип башлады ул бәйрәмен.
Алып баручылар Айзилә Батырханова белән Рамил Гозәеров җырчының биографиясе белән таныштырып барды. Яшьлек, әти-әниләренә бәйле җылы хатирәләр...