Әҗәкүл авылы халкы азан ишетәчәк: «Кәгъбә ташына кагылып, мәчет төзелешенә ярдәм сордым»
Әҗәкүлдә яңа мәчет төзелешенә этәргечне шушы авылга 55 елдан артык элек килен булып төшкән Роза апа Гыйльмуллина биргән. Аның бу башлангычын Актаныш мөхтәсибәте дә, авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге дә хуплаган. «Интертат» төзелеше барышы, яңа мәчетнең халык өчен әһәмияте турында белеште.
«Теләгән кеше кереп намаз укый алсын дип, матур итеп, юлга якынрак итеп эшләдек»
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, өч еллап элек, авыл халкы бергәләп акча җыеп, мәчетнең фундаментын сала башлаганнарын әйтте.