Хәния Фәрхи җырларын Алинә Кәримовага тапшырганнар
Казанда август ахырында Хәния Фәрхи җырларыннан торган «Онытылыр димә» дигән концерт узачак. Тамаша легендар җырчыбызның 65 еллыгына багышлана. Концертта яңартылган «Бәйрәм» ансамбле дә була. Хәния Фәрхи җырларын Алинә Кәримова башкарачак.
«Шундый тәкъдим ясагач, куркып калдым. Чөнки минем өчен бу – бик җитди нәрсә. Бераздан соң ризалаштым. Аллаһка тапшырдым. Легендабыз Хәния апабызның рухы шат булсын, һәрбер искә алуыбыз аңа дога булып барып ирешсен», – дип хәбәр итте бу яңалыкны Алинә Кәримова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.