Добавить новость

Ашказар авылында коточкыч авария: Өч кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Башкортстанда авариядә 3 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Стәрлетамак районының Ашказар авылында була. «Уфа – Оренбург» трассасы чатында 2 җиңел машина бәрелешкән. Биредә «Kia Optima» белән идарә итүче 22 яшьлек егет, «Лада Ларгус» машинасындагы 40 һәм 51 яшьлек 2 пассажир хатын-кыз һәлак булган.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек кыз авыр хәлдә реанимациядә, 44 яшьлек ир-ат травматология бүлегендә ята.

Глава Башкортостана Радий Хабиров



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости Уфы




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта