Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез хәл: «Бик борчылдык»
Юмор остасы Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан. Бер тамашачысының хәле начарланып, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Бу хакта Рамил социаль челтәрдә сөйләде.
«Уфа концертыннан соң нәрсә әйтергә дә белмим, дуслар. Күп һәм төрле хис-кичерешләр. Концерт матур гына башланып китте, әмма бер «ЧП» булды. Беренче бүлек ахырында, «Өммегөлсем»не җырлаган вакытта, бер апаның хәле начарланды, аңын югалтты. Бөтенесе чабыша, кычкырыша башлады.
Ахырдан ачыкланды...