Казарма ишелеп, ике аяксыз калган, бик күпләр өчен үрнәк булган, соңгы вакытта иң биек тауларга менүче Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира иртәнге аш вакытында төшерелгән видео белән уртаклашкан.
Видеода блогер Хәния Фәрхи репертуарындагы «Кышкы чия» җырын башкара. Бу видеоны караучылар Рөстәмне «сәхнәгә менәргә була» дип хуплаганнар һәм көчле рухлы гаиләгә соклануларын белдергәннәр.
Кайберәүләр, бу җырны музыкаль мәйданчыкта табып, көне буе тыңлап та йөргән.
Индира исә ирен мактап та алган.