Уфа табибларының Чаллыда танылган пластик хирург Максим Шишкинның гомерен саклап калу өчен көрәшүе турында язган идек. Аның ничек хастаханәгә эләгүе билгеле.
«Челнинские известия» язганча, 43 яшьлек Максим Шишкин энесе белән чаңгы базасына барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Хәзерге вакытта хирург реанимациядә, ул операциядән соң, хәле шулай ук авыр әлегә.
Максим пассажир урынында булган.