Ачык лекциядә Шәехзадә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Галимҗан Гыйльмановның шәхси архивында саклана.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Шәехзадә Бабич – турыдан-туры Тукай мәктәбе әдибе»
– Шәехзадә Бабич – йөрәгемдә, бәгъремдә, күңелемдә, уемда, язмышымда ул. 1972-1973 еллардан башлап мәктәптә укыганда ук Шәехзадә Бабичка багышланган беренче хезмәтләремне яздым.