Салават Фәтхетдинов Уфада, татар һәм башкорт эстрадасы җырчыларын җыеп, туган көн концертын уздырды. Анда армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган, күпләрнең мотиваторы, иң биек тауларга кулларында менгән көчле рухлы Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев та хатыны Индира белән килгән. Алып баручылар аларның исемнәрен атагач, Уфа тамашачысы дәррәү алкышларга күмә.
«Бик якын дустым килгән, сөйләшәбез, аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Мин аның белән бик кызыксынам. Иң көчле рухлы, иң сабыр егет янына барыйм әле.