«Әлепле артистлары» – заманында данлыклы Камал театрында куелган комедия. Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов ике гасыр чигендәге драматургиягә анализ ясаганда, бу әсәрне «милли эчтәлекне традицион булмаган алым-чаралар ярдәмендә чагылдырулары белән үзенчәлекле» дип бәяләгән. Галим мондый әсәрләр исемлегенә Мансур Гыйләҗевның «Бичура», «Баскетболист», Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы», «Мин төш күрдем...», «Чапты атым Казанга», «Шайтан куентыгы», Данил Салиховның «Алла каргаган йорт», «Чукрак», Аманулланың «Әлепле артистлары»...