«Газпром нефтехим Салават» компаниясенең элекке генераль директоры Айрат Кәримов Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә киткән. Килешү 1 елга төзелгән, дип хәбәр иткән РБК сайтына Айрат Кәримовның адвокаты Игорь Бушманов. Аның сүзләренчә, бу карар Кәримовка карата ачылган җинаять эшенә бәйле түгел.
«Бу – уйланылган карар, карала торган эшкә берничек тә бәйле түгел, минемчә, ул болай да аның файдасына чишелеп килә иде. Ягъни, бу – гражданлык сайлавы, уйланылган һәм үлчәнгән позиция...