Камал театрында яңа режиссер – бу вакыйга дисәң дә вакыйга! Театрга теләсә нинди режиссерны кертү мәсьәләсенә бик сак караган Фәрит Бикчәнтәев яшь режиссер Аскар Галимовка театрның зур сәхнәсен ышанып тапшырган икән – юкка түгел, юкка түгелдер...
«Тапшырылмаган хатлар» – Гадел Кутуйның иң популяр әсәрләренең берсе. Авторның «Рөстәм маҗаралары»н һәр совет баласы укыган булса, «Сагыну» нәсерен һәр мәктәп укучысы ятласа, «Тапшырылмаган хатлар»ны һәр татар совет кешесе, аеруча хатын-кыз җенесеннән булганы укыгандыр.