Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның олы кызы Гүзәл белән кияве Артур кургаш (алсу) туйларын яки гаилә коруларына 10 ел булуын кабат туй ясап бәйрәм иткән. Бу матур гаиләнең 2 кызы үсеп килә.
Туй мәҗлесе матур ресторанда уза. Айдар Галимов кызын кочаклап җырлый, аннары кияве кулына тапшыра. Күпсанлы кунаклар арасында Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев та булган.
«Әй Айдар, яратам да шушы сөйкемле, мөлаем кызыңны. Бәхетле булсын икесе дә!» – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.