Армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аяксыз калган, кулларында иң биек тауларны яулаучы, мотиватор, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев Башкортстанның Ирәмәл тавына менгән.
«Ирәмәлгә кулында менгән беренче кешеме мин, белмим, әмма мин моны булдырдым. «Рөстәм, син күп тауларда булдың, ә башкорт тауларында – юк. Нигә?» – дип сорыйлар иде миннән.
Ник икәнен белмим. Мөгаен, моның өчен әзер булырга, «үсеп җитәргә» кирәк булгандыр. Мин тауларга кызык эзләп менмим. Һәр тауга мин ният, үз максатларым һәм ихтыяҗларым белән менәм.