Башкортстанның Туймазы районында М5 «Урал» юлында авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, бүген 19.00 сәг тирәсендә «Самара-Уфа-Чиләбе» юлында «FAW» йөк машинасы белән «Лада Ларгус» автомобиле бәрелешә.
Авариядә җиңел машина йөртүчесе, аның 2 пассажиры һәлак була. Алар – Башкортстан кешеләре, диелә хәбәрдә.
Урында тикшерүчеләр эшли. Тикшерүне прокуратура контрольгә алган.
newsbash.ru Башкортстанның баш автоинспекторы...