Башкортстанда «ЛизаАлерт» волонтерлары 40 яшьлек Реана Аеткулованы эзләү турында хәбәр итте. Ул Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында яши. 13 апрельдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле хәбәре юк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Кырмыскалы районы администрациясе белешмәсе буенча, аны эзләү дәвам итә. Реананың бергә яши торган ире сүзләренчә, 13 апрельдә кич белән алар Агыйдел елгасы буенча аерылыша. Реананы соңгы тапкыр биредә күрәләр. Шуннан ул элемтәгә чыкмый башлый.
Соңрак яр буенда аның телефоны табыла.