«Пычак белән яраланган». Арендага алынган фатирда нәни бала мәете тапканнар
Башкортстанда туган кыз бала мәетен Чиләбедә арендага алынган фатирда тапканнар. Бу турыда «Башинформ» яза.
Чиләбе өлкәсендә тикшерүчеләр кечкенә кыз баланы үтерү очрагын тикшерә. Кыз бала бирегә Башкортстаннан әнисе белән бергә килгән. Баланың мәетен арендага алынган фатирда тапканнар. Аны җыештыручы хатын күреп алган – ул фатирны чистартырга килгән һәм начар ис сизгән.
Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бала гәүдәсендә пычак белән яраланган эзләр табылган.