Башкортстанның Учалы шәһәрендә 64 яшьлек пенсионер 38 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты.
8 июльдә Учалыда бер хатын үзенең иптәш хатыны югалуы турында полициягә хәбәр итә. Ул аның белән 2 июльдән бирле элемтәгә керә алмавын әйтә.
Полиция эзли башлагач, 64 яшьлек пенсионерның бу хатын белән таныш булуын ачыклый. Сорау алганда пенсионер ул хатынның кайда икәнен белмәвен әйтә. Әмма шаһитлар бу ирнең хатын белән даими рәвештә эчеп йөргәнен ачыклый.