Лилия Биктимерова: «Бик зур кайгы безнең өчен...»
Җырчы Гөлназ Асаеваның авариягә очравы үзен генә түгел, якыннарын да зур борчуга салды. Аның әнисе, Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова да, сторислары аша язылучылары, тамашачылары белән элемтәгә чыгып, шул хакта сөйләгән.
Дуслар, сезгә кайгырганыгыз, язганыгыз, теләкләрегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чыннан да, бик зур кайгы булды безнең өчен.
Гөлназ үзе дә: «Әни, нигә болай булды соң?» – ди.
«Балам, без барыбыз да юлда йөрибез. Шулай булырга тиеш булган, шушы ситуациягә эләгәсе булган.