Мансур Гыйләҗев: Берсе дә язуны ташлыйбыз дип әйтмәде – безгә театрларның ярдәме кирәк
Театрлар драматургларны, драматурглар театрларны сүгеп йөргәннән генә нәтиҗә чыкмавын ике як та аңлады һәм бердәм булып эшкә тотынды: Татарстанның ике театрында заманча драматургия лабораторияләре үз эшләрен төгәлләп килә. Камал театрында әлеге лабораторияне танылган драматург Мансур Гыйләҗев җитәкләде – быел яздан бирле бөтен эшен ташлап диярлек «балакайлары» белән шөгыльләнде. Шулкадәр тырышып эшләде, Тукай премиясен барып алырга гына бүленеп торды – калган бар вакытында дәресләр үткәреп, драматургия...