«Туй урынына җеназа»: Ютазыга кайтканда 20 яшьлек кәләш һәлак, 23 яшьлек кияү авыр хәлдә
Башкортстанда Октябрьский – Туймазы юлындагы һәлакәттә яшь кызның гомере өзелде. 20 яшьлек Сабина һәм 23 яшьлек Нурали Башкортстандагы Иске Туймазы авылындагы туганнарыннан Татарстандагы Ютазы авылына кайтып килеше була. Ара ерак түгел, якынча 30 километр, юл да таныш. Әмма алдагы көнне чик районнарда көчле кар ява. Трассага бик тирән кар ята, урыны белән бозлавык була. Һәм болар хәлиткеч роль уйный да инде. Бу фаҗига турында «Комсомольская правда» сайты яза.
Яшьләр «Лада Приора» машинасында була.