Добавить новость

Туймазы басуында 28 тонна печән янган

Башкортстанның Туймазы районында 165 төргәк печән янган. Янгын Иске Кандра авылыннан 1 километр ераклыктагы кырда чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».

Утны янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләре сүндергән. Барысы 28 тонна печән янган.

Хәзер янгын сәбәпләре тикшерелә.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә саксызлык аркасында янгын чыгу куркынычы турында кисәткән иделәр, диелә хәбәрдә.

Глава Башкортостана Радий Хабиров



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости Башкортостана




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта