Бакчачы Илсөяр Мөхәммәтдинова: «Үзебезгә дип утырткан кыярларны инде өзеп ашый башладык»
Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче Илсөяр һәм Алмаз Мөхәммәтдиновлар гаиләсе инде 10 ел кыяр һәм 2 ел помидорны күпләп утырту һәм сату белән шөгыльләнә. Әлеге эш – һәвәскәр бакчачыларның өстәмә кереме, үзен күптән аклаган гаилә бизнесы.
Алмаз – белеме буенча агроном, хәзерге көндә Зөбәер һәм Түке авылларында газ хезмәткәре булып эшли. Илсөяр – фельдшер, декрет ялына кадәр Пучы «ашыгыч ярдәм» бүлекчәсендә хезмәт куйган. Беренче сабыйларын алып кайтып, Илсөяр декрет ялына чыккач, гаиләнең...