«Все все вместе» хәйрия фонды Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Илназ Дәүләтовка яңа протезларга акча җыюны игълан иткән. Моны «Интертат» хәбәрчесенә Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова да раслады.
13 яшьлек Илназның 2021 елда тормышы кисәк үзгәргәнен инде бөтен ил беләдер. Футбол уйнаганда, трансформатор будкасына очып төшкән тупны алам дигәндә, баланы 10 мең вольтлы ток суга. Бу хакта без инде язган идек.
Табиблар Илназның гомерен коткарып калса да, кулларын ампутацияләргә туры килә.