Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урланган машинада авариягә очрап үлгән 13 яшьлек малай балалар йортында үскән, балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре буенча хисапта торган. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
«Балалар йортында үскән 13 һәм 15 яшьлек ике үсмер, аларның 17 яшьлек иптәше төнлә Туймазы урамында йөри. Кече малай ишеге бераз ачык калган, эчендә ачкычы торган машинаны күреп ала. Аны хатын-кыз йөртүче калдырып киткән. Малайлар озак уйлап тормый, машинаны алып китә.