Казанда «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале старт ала. Фестивальдә шул ук Илгиз Зәйниев, шул ук Айдар Җаббаров һәм, бөтенроссия фестивале булгач, Россия шәһәрләреннән берничә коллектив: Чиләбе (5 декабрь, 18.00, Кариев театры), Псков (8 декабрь, 16.00, «Әкият»), Лысьва (4 декабрь, 19.00, Камал театры) һәм Туймазы театрлары. Минем өчен фестивальнең матур мизгеле – аның «Булат көне» белән башлануы, әйе, Кариев театры директоры Илнур Гайниев 3 декабрьне шулай дип атады. Чөнки ул көнне көндез...