«Анам кыры» – «Әкият» татар дәүләт курчак театры «академия театры» исеме алгач чыгарган беренче премьерасы. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Бу – аның режиссер буларак «Алтын битлек» театр премиясен алганнан соң беренче эше.
Спектакль Совет халкының Бөек Җиңүенә багышлана – программада шулай искәртелгән. Спектакль Зур залда рус телендә бара. Яшь чикләре – 12+.
Чыңгыз Айтматов «Әкият» курчак театрына 1987 елда язучының «Гасырдан...