– Айбулат, син тумышың белән кайсы яклардан?
– Мин – Башкортстан егете, Илеш районыннан булам.
– Сиңа 21 яшь кенә, һәм син әле үк концертларыңа тулы заллар җыясың, моның сере нидә?
– Моның сере юк. Мин үз иҗатым белән яшим, тормыш турында моңлы җырлар башкарам.
– Җырларың бер-бер артлы чыгып тора, бу финанс яктан авыр түгелме?
– Дөресен генә әйткәндә, җырлар чыгару зур чыгымнар таләп итә. Беренче адымнарым гына булгач, бигрәк тә авыр. Финанс яктан миңа әти-әнием бик нык булыша, аларга зур рәхмәт.