Башкортстанның Туймазы районында яшәүче гаиләдә фаҗига була. Бабасы машина белән бәрдергән сабый хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, бабай кеше ишегалдында торган машинага кереп утыра һәм артка таба чыга башлый. Ул артта уйнап йөргән 3 яшьлек оныгын күрми кала. Шулай итеп машина сабыйны таптый.
«4 июльдә 69 яшьлек ир-ат ишегалдыннан чыкканда 3 яшьлек баланы таптый. Малайны авыр хәлдә хастаханәгә реанимациягә салалар. Бүген бала аңына килмичә үлә.