«Эчке кием, носкиларны гына алырга өлгердек»
Ирекле сусаклагычыннан суны төшерү секундына 2,1 мең кубометрны артып киткәч, Урал елгасында су дәрәҗәсе кискен күтәрелде һәм Орск шәһәре янындагы дамбаны җимерде. Су басуның иң югары ноктасында Оренбург янында – анда елганың биеклек дәрәҗәсе 11,87 метр тәшкил иткән. Оренбург янындагы бистәләрдә торучылар өчен бу көннәр чын мәхшәргә әйләнде. Алар халыктан ярдәм сорый.
«Йортны сатып алганда бөтен нәрсәне саттык. Әти-әниләребез ярдәм итте, туганнардан бурычка да алдык.